«Туган телем – иркә гөлем»: фольклор сәгате (0+)

21 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Чишмәкәй» түгәрәгенә йөрүчеләр өчен  «Туган телем – иркә гөлем» дигән фольклор сәгате узды.

Туган телем
1
3
2

Татар халкы бай мәдәнияткә, кызыклы фольклорга һәм борынгыдан килгән зур тарихка ия. Бу белемнәр, гореф-гадәтләр, зур үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп килгән. Яшь китап сөючеләр фольклор дөньясына – татар халык әкиятләре, җырлары, табышмаклары, такмаклары, тизәйткечләре дөньясына, халык сәнгате һәм иҗаты дөньясына кереп чума алды. Дуслык һәм татулык турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, санамышлар, үртәгечләр тыңладылар, бик теләп «Төен» уены уйнадылар. Халык авыз иҗаты әсәрләре арасында аерылып торучы әкиятләр турында да онытмадылар, чөнки әкиятләр ул – үз геройлары булган тылсымлы дөнья. 
Чара азагында «Геройны яки әкиятне таны» викторинасы үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: